news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты киңәшчесе: БРИКС саммиты көннәрендә массакүләм киберһөҗүмнәр башкарылды

Россия Президенты киңәшчесе: БРИКС саммиты көннәрендә массакүләм киберһөҗүмнәр башкарылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда БРИКС саммитын уздыру көннәрендә дустанә булмаган илләр ягыннан киберһөҗүмнәр оештырылды һәм алар элек уздырылган чаралар вакытында ясалган һөҗүмнәрдән күп тапкырга күбрәк булды. Бу хакта Россия Президенты киңәшчесе, 2024 елда БРИКСта Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча оештыру комитетының җаваплы сәркәтибе Антон Кобяков хәбәр итте. Бу хакта ул «Казан Экспо»да узган матбугат брифингында сөйләде.

«Көнбатыш илләренең Казандагы БРИКС саммиты белән кызыксынуы турында әйтү - берни дә әйтмәү дигән сүз. Бүген һәм кичә БРИКС саммитының ИТ-инфраструктурасына һәм тышкы ресурсларына, чараны оештыру операторы – Росконгресс сайтларына массакүләм киберһөҗүмнәр башкарылды. Безгә дустанә булмаган илләр ягыннан мәйданчык инфраструктурасына һәм чараның тышкы ресурсларына моңарчы күрелмәгән һөҗүмнәр зур кызыксыну турында сөйли», - ди Кобяков.

«Элемтә каналларына һөҗүм куәте секундына 40 гигабиттан артык тәшкил итте», - дип ачыклык кертте Россия Президенты киңәшчесе.

Ул ассызыклаганча, Россия киберһөҗүмнәрне кире кагарга алдан әзерләнгән. Саммитның мәгълүмати куркынычсызлык структурасы махсус формалаштырылган. Барлык катнашучыларга да уңайлы булсын өчен мөмкин булган барлык тырышлыклар куела, дип өстәде киңәшче.

«Менә шундый намуссыз ысуллар аркасында Көнбатыш ышанычлы һәм фаразлана торган партнер статусын югалтты. Көнбатыш тиз арада үзенең өстенлеген югалта һәм асылда үз-үзен изоляцияли», - дип йомгаклады Кобяков.

  • БРИКС илләре дәүләт башлыкларының уналтынчы саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, 2024 елның гыйнварыннан аңа шулай ук Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100