news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Казанның Ишкәкләр белән ишү үзәгендә тренажерны сынап карады

Дмитрий Медведев байдаркаларда ишкәкләр белән ишү дәресләре өчен тренажерны сынап карады һәм яшь чакта мондыйлар юк иде дип белдерде

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ишкәкләр (Гребной) белән ишү үзәгендә булды. Үзәкне РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов тәкъдим итте.

Дмитрий Медведев зур кызыксыну белән үзәкнең ишкәкләр белән ишү бассейнын карады. Анда ел дәвамында ишкәкләр белән ишү дәресләрен дәвам итү өчен заманча тренажерлар урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов үзәк барлык дөнья стандартларына туры килә һәм тиешенчә җиһазландырылган дип белдерде.
Россия Президенты шәхсән байдаркаларда ишкәкләр белән ишү дәресләре өчен тренажерны сынап карады. Без яшь чакта мондыйлар юк иде. Мондый тренажерны күргәнем юк иде әле”, -дип уртаклашты ул хис-кичерешләре белән Дмитрий Медведев. Аның фикеренә караганда, безнең спортчылар өчен заманча тренажерлар пәйда булу бик яхшы. Билгеләп үтәргә кирәк, Дмитрий Медведев яшь чакта байдарка спорты белән мавыккан.

Аннары РФ Президенты бөтенроссия яышлары уза торган Ишкәкләр (Гребной) белән ишү каналын карады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot