Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президенты Казанга мактаулы исем бирү турында таныклык тапшырачак
Татарстан башкаласында тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен сурәтләгән стела һәм мемориаллар барлыкка киләчәк.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында таныклык тапшырачак. Казан мэры урынбасары Людмила Андреева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Россия Федерациясе Президенты шәһәргә әлеге мактаулы исемне бирү турында таныклык тапшырачак. Хәзер моның кайчан булачагын көтәбез. „Җиңү“ оештыру комитеты эшләвен дәвам итә, без алар белән элемтәдә торабыз», — диде ул.
Моннан тыш, закон нигезендә стела урнаштыру каралган. Хәзерге вакытта аны кую өчен урын әзерләнә, дип өстәде Андреева. Шулай ук Казан районнарында да мемориаллар урнаштыру күздә тотыла.
«Әлеге исемне бирү уңаеннан шул урында (районда) кылынган батырлыкны сурәтләгән берничә мемориал урнаштырылачак. Алар янына гади гражданнар да, заводта эшләүчеләр дә килә алачак», — дип ачыклык кертте спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз