news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Казандагы тулы мәктәпләр проблемасын хәл итүдә киңәшләр бирде

Путин Татарстанда социаль объектларны урнаштыру белән бәйле боерыклар бирде.

Россия Президенты Казандагы тулы мәктәпләр проблемасын хәл итүдә киңәшләр бирде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Казандагы тулы мәктәпләр проблемасын хәл итү буенча киңәшләр бирде. Бу хакта дәүләт башлыгының быелның 12 февралендә Казанның “Московсий” мәдәни үзәгендә узган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру өчен җәмәгатьчелек белән фикер алышу нәтиҗәләре буенча әзерләнгән борыкларында әйтелә.

Татарстан Хөкүмәтенә һәм Казан мэриясенә мәктәпләрдә урын җитмәүне “белем бирү оешмалары өчен күп катлы биналар төзү (буш җир кишәрлекләре булмаса һәм торак йортлары тыгыз урнашкан булса) яки шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан урта белем бирү оешмаларын реконструкцияләү” юлы белән хәл итәргә киңәш итте.

Шулай ук Россия Президенты транспорт чарасы белән идарә итүгә экзамен бирү өчен республика мәйданчыгын мәктәпләрдән еракта урнаштырырга һәм инвалидлар өчен киртәсез мохит булдырырга киңәш бирде.

Моннан тыш, Путин Татарстан Хөкүмәтенә 1 июньгә кадәр эш бирүчеләр һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа эш урыннары булдырырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot