Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты Казанда “Тынычлык яратылышы” фестивалендә кунак булды
Дмитрий Медведев сәхнәдән фестивальдә катнашучылар һәм тамашачыларга мөрәҗәгать итте
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Россия Президенты Дмитрий Медведев Казан Кремле янында бу минутларда бара торган “Тынычлык яратылышы” IV халыкара фестивалендә булды. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары иде.
“Тынычлык яратылышы” фестивале танылу һәм популярлык казана. Быел беренче тапкыр ул Россия Президенты ярдәме белән уза”, - диде “Машина времени” төркеме лидеры Андрей Макаревич сәхнәгә Дмитрий Медведев чыккач.
“Сәлам, Казан!”, – дип мөрәҗәгать итте музыка бәйрәме кунакларына Россия Президенты. – Кәефегез ничек? Бүгенге искиткеч һава торышы өчен рәхмәт. Кичә авыр булгандыр, ә бүген Сабантуй югары дәрәҗәдә узды”.
“Бүген сезнең кәефегез яхшы, ә сәхнәгә чыгучы музыкантларны көчле алкышлар белән каршы алырсыз дип өметләнәм. Концертка хис–кичерешләр алу өчен килергә кирәк дип саныйм. Рәхмәт, Казан һәм концертны оештыручыларга да рәхмәт”, - диде Россия Президенты.
Дмитрий Медведев сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң “Gogol Bordello” төркеме (АКШ/Украина/Россия/Израиль) чыгышын карау өчен тамашачылар янына төште. Россия Президенты фестивальдә катнашучылар һәм “Gangbe Brass Band + Hazmat Modine” төркеме (Бенин/АКШ) музыкантлары белән аралашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз