news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Казанда хосписка нигез салучы Владимир Вавилов белән очраша

Вавилов паллиатив ярдәм өлкәсендә шәхси-дәүләт партнерлыгы турында фикер алышуда катнашачак.

Россия Президенты Казанда хосписка нигез салучы Владимир Вавилов белән очраша
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Валерия Белова). Россия Президенты Владимир Путин Казанда хосписка нигез салучы, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавиловны тантаналы кабул итүгә чакырган.

«Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына чакыру килде. Шулай ук Россия Президенты Аппараты мине илдә паллиатив ярдәм турында булачак ике сәгатьлек очрашу-әңгәмәгә чакырды. Паллиатив ярдәмдә хосусый-дәүләти партнерлыгы турында фикер алышачакбыз», – диде Владимир Вавилов.

Гадәттәгечә, Россия көнендә Владимир Путин фән һәм технологияләр, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә, шулай ук гуманитар эшчәнлек өлкәсендә күренекле казанышлар өчен Россия Федерациясе Дәүләт премияләрен тапшыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100