news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты: Казахстан — безнең иң якын партнерларыбызның берсе

Владимир Путин Казахстан белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Президенты Владимир Путин Казахстанны иң якын партнерларыбызның берсе дип атады. Бу хакта ул еллык матбугат конференциясендә әйтте.

«Казахстан ТВ» журналисты Индира Асанова аннан Астанага эш сәфәре турында да сорады.

«Казахстан белән безнең арада уникаль мөнәсәбәтләр урнашты. Алар Казахстанның беренче Президенты тарафыннан билгеләнгән иде. Хәзер яңа Президент та бу юнәлешләрне хуплый. Мин Казахстанның ике Президенты да чакыруны кабул итәр һәм киләсе атнада Петербургка ЕврАзЭС һәм ОДКБ әгъзаларының формаль булмаган очрашуына килер дип өметләнәм», — диде дәүләт башлыгы. 

Владимир Путин хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде. Иң беренче чиратта бу — Казахстан белән төрле тармакларда үсеш алган икътисад, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot