news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты инаугурациясендә Рөстәм Миңнеханов Сечин белән селфи ясаган

Татарстан Президенты Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев белән төшкән фотоларын инстаграмда күрсәтте.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграм социаль челтәрендәге битендә Россия Президенты Владимир Путинның вазифасына керешүе тантанасыннан берничә фото, шул исәптән "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин белән ясаган селфи урнаштырды.

Татарстан лидеры язылучыларына Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин һәм Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев белән бергә төшкән фотоларын да күрсәтте. 

Миңнеханов инстаграмында шулай ук Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков һәм Кремль курсантлары сурәтләнгән. 

  • Бүген көн уртасында башланган Россия Президенты инаугурация тантанасы Зур Кремль сараеның Андреев залында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot