news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия Президенты илдә чүплекләрне тәртипкә китерергә өндәде
Владимир Путин алдагы ике елда Россиядә 30 эре чүплек бетереләчәген әйтте.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Россия Президенты Владимир Путин чүплекләрне тәртипкә китерергә һәм чүп ташыган өчен түләүләрне арттырмаска өндәде. Бу хакта ул бүген Федераль Җыенга юлламасында әйтте.
Унбишенче тапкыр Федераль Җыен каршында чыгыш ясаганда, Президент экология мәсьәләләренә аерым тукталды.
"Әгәр дә барысы да чүп ташыган өчен түләүләр артуга килеп тоташа икән - бу эш түгел. Кешеләр нәрсә өчен күп акчалар түләвен һәм нинди үзгәрешләр булуын күрергә тиеш", - диде ул.
Чүплекләрне тәртипкә китерү мәсьәләсен контрольдә тотуны Владимир Путин Халык фронтына йөкләде һәм алдагы ике елда Россия шәһәрләрендә 30 эре чүплек юкка чыгарылырга тиешлеген белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot