news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты: "Холокост - кешелек тарихындагы иң фаҗигале һәм хурлыклы сәхифәләрнең берсе"

Путин Освенцим тоткыннарын азат итүнең 70 еллыгына багышланган Мемориаль кичә-реквиемда катнашучыларга мөрәҗәгать итте

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Кызыл Армиянең Аушвиц (Освенцим) концлагеры тоткыннарын азат итүнең 70 еллыгы һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган Мемориаль кичә-реквиемда катнашучыларга мөрәҗәгать итте, диелә Кремль сайтында.

Дәүләт башлыгы юлламасында, аерым алганда болай диелгән:

"Холокост - кешелек тарихындагы иң фаҗигале һәм хурлыклы сәхифәләрнең берсе. Бер гаепсез миллионлаган кеше нацизм корбаннары булды, алар үлем лагерьлары тәмугы аша узды, атып үтерелде, газапланды, ачлык һәм авырулардан вафат булды. Әлеге ерткычлык һәм вәхшилеккә нәкъ менә Кызыл Армия нокта куйды: ул яһүдләрне генә түгел, Европа һәм дөньяның башка бик күп милләтләрен дә юкка чыгарудан саклап калды.

Без тарихны яңадан язарга омтылу, илебезнең Бөек Җиңүгә керткән өлешен киметеп күрсәтүнең нацизм җинаятьләрен акларга тырышу, аның һәлакәткә китерүче идеологиясен яңадан кайтаруга юл ачуны ачык аңларга  тиешбез. Безнең уртак үткәнебез гыйбрәтләрен оныту әлеге куркыныч фаҗига кабатлануга китерергә мөмкин. Һәм менә шуңа да без Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы дөреслекне, исәннәр һәм үлгәннәрнең батырлыгын, абруен, мактаулы исемнәрен якларга тиешбез.

Бу безнең киләчәк буыннар каршындагы бурычыбыз һәм намус эшебез".    

news_right_1
news_right_2
news_bot