news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә турындагы законны имзалады

Закон проекты сигез ел дәвамында Дәүләт Думасында тикшерелде, 2018 елның 19 декабрендә ул өченче укылышны узды.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә турындагы законны имзалады. Документ 27 декабрьдә рәсми хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

19 декабрьдә әлеге закон Дәүләт Думасында өченче укылышны узды, 21 декабрьдә аны РФ Федерация Советында хупладылар.

Закон проекты Дәүләт Думасына 2010 елда тапшырылган иде, бер елдан соң ул тәүге укылышны узды. Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохит комитеты башлыгы Владимир Бурматов билгеләп үткәнчә, парламентарийлар закон проекты текстын Россия хокук яклау оешмалары белән килештергән.

Яңа закон нигезендә, илдә ниндидер сылтау белән хайваннарны үтерү, шулай ук сәүдә үзәкләрендә зоопарклар оештыру тыела, этләрне һавада йөртү өчен аерым кагыйдәләр билгеләнә һ.б.

news_right_1
news_right_2
news_bot