news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты халыкның реаль керемен арттырырга өндәде

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең керемнәре үзгәрми диярлек.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россия гражданнарының реаль керемен арттырырга кирәк. Бу турыда бүген Россия Президенты Владимир Путин "ВТБ Капитал" унберенче инвестфорумы кысаларында «Мосты над волнами деглобализации» пленар сессиясендә әйтте.

«Бүген Россиядә хезмәт хакының номиналь һәм реаль чагылышта да артуы билгеле, әмма шул ук вакытта гражданнарның кереме бер урында диярлек тора. Әлбәттә, бу вазгыятьне үзгәртергә кирәк», - диде Россия Президенты.

Аның сүзләренчә, халыкның реаль керемнәре икътисади үсешнең төп индикаторларының берсе, ә әлеге күрсәткечнең уңай динамикасы ил Хөкүмәте эшенең мөһим юнәлеше булып тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100