news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты грантларына гариза бирү буенча Татарстан лидер төбәкләр рәтенә кергән

Республика вәкилләре Россия Президенты грантына 395 проект тапшырган.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Президенты грантларын алу өчен гаризалар саны буенча Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала Россия төбәкләре арасында икенче урын алган. Бу турыда Президент грантлары фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасыннан барлыгы 395 гариза кергән. Шулай итеп, республика Волгоград өлкәсенннән (419 проект) артта калган, әмма күрше Башкортстан Республикасыннан (268 проект) алга чыккан.

  • 2019 елда президент грантларына беренче конкурска гаризалар кабул итү 15 мартта тәмамланды. Россиянең барлык төбәкләреннән барлыгы 7 760 коммерцияле булмаган оешма 9 мең 11 проект тәкъдим иткән.
  • Агымдагы елда 1 июньдә конкурска нәтиҗәләр ясалачак. Бу идеяләр 1 июльгә гамәлгә ашырыла башлаячак. Агымдагы елда ике конкурс нәтиҗәләре буенча коммерцияле булмаган оешмалар арасында 8 миллиард сумга кадәр акчаны бүләчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100