news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты география буенча ирекле тест үткәрергә тәкъдим итте

Путин РФ дә бердәм география стандарты эшләргә, аннары аның нигезендә яңа мәктәп дәреслекләре чылбыры булдырырга тәкъдим итте

 (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин РФ дә бердәм география стандарты эшләргә, аннары аның нигезендә яңа мәктәп дәреслекләре чылбыры булдырырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС.

“Укытучыларның заманча дәреслекләрдән һәм материалны бирүдән канәгать булмавын беләм, ә иң мөһиме – эчтәлек буенча. География мәктәп программасында иң мавыктыргыч дәресләрнең берсе булырга тиеш”, - диде дәүләт башлыгы Рус география җәмгыяте съездында.

Шулай ук Путин география буенча ирекле тест үткәрергә тәкъдим итә. Ул географиядән белем дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирүче идеяләр китерде.  “Мисал өчен, сүз рус теленнән "Тоталь диктант"ның тиңдәше - “Бөтенроссия географик диктант”ны эшләтеп җибәрү турында бара”, - диде Президент. Аның фикеренчә, ирекле илкүләм тест узу формасы яңа юнәлешләр алырга тиеш.

География укытучылары һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекләре бу теманы хуплаячак, дип ышаныч баглады В.Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100