Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президенты физкультура өлкәсендә дәүләтара программа эшләргә тәкъдим итте
БРИКС спорт уеннарын уздыру практикасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Россиядә спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле барлык инфраструктура һәм тиешле кадрлар да бар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитының киңәйтелгән утырышы кысаларында хәбәр итте.
«Бу уеннар Россиядә заманча инфраструктура базасы, дөньякүләм дәрәҗәдәге эре спорт чараларын уздыру өчен кадрлар потенциалы булуын күрсәтте», - дип билгеләде ул.
Шулай ук Путин искәрткәнчә, быел БРИКСның бишенче спорт уеннары Казанда 27 спорт төре буенча узды. Алар ачык форматта оештырылды, ә ярышларда дөньяның 80нән артык иле катнашты.
«БРИКС уеннарын киләчәктә үстерү максатларында махсус дәүләтара программа эшләргә һәм физик культура һәм спорт өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче орган булдырырга тәкъдим итәм», - дип йомгаклады Владимир Путин.
- БРИКС илләренең дәүләт башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, 2024 елның гыйнварыннан аңа шулай ук Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
- Кичә Татарстан Республикасы башкаласында узучы БРИКС саммитында катнашу өчен Куба, Боливия, Никарагуа, Монголия һәм башка дәүләт вәкилләре дә килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз