news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Федераль җыенга икътисади тема өстенлек иткән юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Владимир Путинның еллык юлламасына Гомумроссия халык фронты форумында күтәрелгән темалар керәчәк

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин чираттагы юллама белән Федераль җыенга мөрәҗәгать итәчәк. «Известия» белдергәнчә, анда импортны алмаштырырлык продукция җитештерү, авыл хуҗалыгы, кредит һәм ипотека ставкаларын шул килеш калдыру, яшерен бизнеска каршы көрәш, шулай ук социаль программаларны гамәлгә куюны дәвам итү темалары керәчәк.

Украинадагы вазгыять башка илләр тарафыннан Россиягә карата санкцияләр кертелүгә китерде, бу Россия икътисадында проблемалар кискенләшүенә китерде. Бу тема буенча Президент белән Гомумроссия халык фронты, шулай ук Хөкүмәт вәкилләре белән очрашуда фикер алыштылар. 18 ноябрьдә узган Бөтенроссия халык фронты форумда күтәрелгән күп кенә проблемалар юллама нигезен тәшкил итәчәк. Шулай итеп, Россия банкының төп бурычы кредит ставкаларын һәм инфляция дәрәҗәсен контрольда тотарга тиешлеге белдереләчәк, ә Хөкүмәтнең бурычы – импортны алмаштыра торган продукция җитештерү программасын уңышлы гамәлгә кую, шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү.

Владимир Путин май указлары турында да искәртәчәк.

Россия Хөкүмәте аппаратында юллама өчен барлык материаллар да әзерләнмәгән, дип белдерделәр. “Эш бара. Һәр көнне вазгыять үзгәреп тора”, - дип белдерде Хөкүмәттәге чыганак.

Владимир Путин үз юлламасында салым тотрыклылыгы һәм дәүләт корпорацияләре сатып алулары мәсьәләләрен дә кузгатачак. Дәүләт башлыгы сәнәгать һәм финанс мәсьәләләргә игътибарны юнәлтәчәк. Шулай ук Кырымны Россиягә кушу темасы да булачак, әмма, нигездә, төбәкне үстерү турында сүз барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100