news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Федераль җыенга еллык Юллама белән 15 гыйнварда мөрәҗәгать итәчәк

Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Юлламаның эчтәлеге мәсьәләсендә җентекле эшнең әле яңа гына башлануы хакында» искәртте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык Юллама белән 15 гыйнварда мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

Песков «Юлламаның эчтәлеге мәсьәләсендә җентекле эшнең әле яңа гына башлануы хакында» искәртте.

2019 елда Путин Федераль җыенга еллык Юллама белән 20 февральдә мөрәҗәгать иткән иде. Парламентка Юллама белән мөрәҗәгать итү – дәүләт башлыгының конституцион бурычы.

news_right_1
news_right_2
news_bot