Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президенты экстремизмга каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә кушты
Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгына экстремизмга каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә өндәде. Бу хакта дәүләт башлыгы Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте.
«Милләтчелек, ксенофобия, дини дошманлык һәм көчләү пропагандасын катгый рәвештә чикләвегезне сорыйм», — диде Владимир Путин, үзләре качып йөргән, ә кешеләрне хокук бозу юлына этәрә торган провокаторларны җаваплылыкка җәлеп итәргә кирәклеген дә әйтте. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул Федераль Иминлек хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Дәүләт Думасына сайлауларга әзерләнгәндә җәмәгать тәртибен һәм россиялеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча мөһим бурычлар билгеләвен искәртте.
Шулай ук бүгенге очрашуда Россия Президенты көч ведомстволарын балаларны килештерелмәгән митингларга җәлеп итүчеләргә каршы көрәшне көчәйтергә өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз