news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты дин белгечләрен әзерләү буенча укыту әсбабы әзерләргә йөкләде

Быел милли һәм дини мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгечләрнең һөнәри стандартлары расланды.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин Россиянең барлык төбәкләре өчен милли һәм дини мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен бердәм укыту әсбабы эшләргә йөкләде. Бу хакта бүген Эчке сәясәт идарәсе департаменты җитәкчесе Татьяна Вагина Казанда Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияра мөнәсәбәтләр советы утырышында хәбәр итте.

Быел милли һәм дини мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгечләрнең һөнәри стандартлары расланды.

«Россия Президенты бу белгечләр өчен квалификация күтәрү программасы бөтен ил буенча бертөрле булсын өчен методик тәкъдимнәр эшләргә йөкләде. Төбәкләрнең мөмкинлекләре, фәннни мәктәпләр эшләнмәләре төрле булу сәбәпле, бу программаларның эчтәлеге төрле булачак. Шулай ук андый белгечләр әзерләү өчен бердәм укыту әсбабы эшләргә йөкләде», – дип сөйләде ул.

Татьяна Вагина Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә ныклы игътибар бирелүен һәм нәтиҗәле булуын әйтте.

Быел Россия Дәүләт милли сәясәте стратегиясенә төзәтмәләр кертү буенча зур эш үткәрелде, дип искәртте Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе департаменты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100