news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Чыршы бәйрәменә Татарстаннан приютларда тәрбияләнүче 9 бала да бара

Мәскәүдәге Чыршы бәйрәменә Татарстаннан 128 делегат барачак.

Россия Президенты Чыршы бәйрәменә Татарстаннан приютларда тәрбияләнүче 9 бала да бара
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Россия башкаласына – Кремль Яңа елына быел балалар, аларның әти-әниләре һәм озатучылар белән бергә, барысы 170 мең кеше килүе көтелә. Шуның 128е – Татарстан делегаты. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте.

“Бөтенроссия Яңа елына баручы республика делегатлары составына балигъ булмаган балалар – уку алдынгылары, төрле бәйге һәм олимпиада җиңүчеләре, кадет корпусларда белем алучылар, Идел буе федераль округының төрле иҗтимагый проектларын тормышка ашыруда аерылып торучылар, социаль якланмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр керә, – диде җитәкче.

Рафаил Гыйниятуллин “Татар-информ”га билгеләп үткәнчә, 26 декабрь көнне Мәскәүдә узачак Президент чыршы бәйрәменә социаль приютларда тәрбияләнүче 9 бала да барачак.

“Яшел Үзән районының “Гнездышко” балалар һәм үсемерләр приютыннан – 6, Балык Бистәсенең “Акчарлак” приютыннан 3 бала Президент Яңа ел бәйрәмендә катнашу бәхетенә ия, – диде матбугат үзәге җитәкчесе.

Яңа ел кичәсен тамаша кылганнан соң, башкала кунаклары өчен бай мәдәни программа һәм Мәскәү буйлап экскурсия дә оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100