news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин БРИКС саммиты вакытындагы уңайсызлыклар өчен гафу үтенде, Татарстанга рәхмәт әйтте

Путин БРИКС саммиты вакытындагы уңайсызлыклар өчен гафу үтенде, Татарстанга рәхмәт әйтте
Фото: © Максим Богодвид, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия Президенты Владимир Путин Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә матбугат очрашуында йомгаклау документы турында сөйләде, Татарстан җитәкчелегенә һәм Казан мэриясенә чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

«Казанга БРИКС саммитына килгәнегез өчен рәхмәт! Форсаттан файдаланып, Татарстан җитәкчелегенә, Казан мэриясенә кунакчыллык һәм уртак эшебез өчен уңайлы шартлар тудырдылар. Моның өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Кортежлар хәрәкәт итте, кайбер магистральләрне ябып тордылар, Казанда яшәүчеләрдән кайбер уңайсызлыклар өчен гафу үтенәсем килә. Сезне ышандырырга телим, бу сынаулар юкка булмады», - диде Владимир Путин.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100