Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президенты: Без ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәбез
Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән беррәттән, төбәкләр дә гарәп илләре белән актив хезмәттәшлек итә.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Россия төбәкләре ислам илләре һәм оешмалары вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итә һәм бу дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә актив өлеш кертә. Россия Хакимияте бу тенденцияне сакларга һәм гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ниятли. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат чарасы вакытында сөйләде.
«Төбәкләр һәрвакыт илнең Тышкы эшләр министрлыгы тырышлыгына сизелерлек өлеш кертә. Гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләр тулаем Россия өчен дә традициягә әверелгән. Безнең алар белән гасырлар буена дәвам итә торган тотрыклы, күптәнге элемтәләребез бар. Бүген аларны киңәйтү тенденциясе бара. Хәзер хезмәттәшлекнең күләме һәм географиясе киңәйде. Без киләчәктә дә бу мөнәсәбәтләрне үстерәчәкбез», — диде Путин.
Татарстан гарәп илләре һәм ислам оешмалары белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» стратегик төркеме рәисе булып тора. Ул гарәп илләре һәм оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә.
Күптән түгел Татарстан Президенты Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы рәисе белән очрашты һәм дөньяда гомумкешелек һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту эшендә Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз