news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты белән матбугат конференциясенә аккредитация игълан ителде

Заявкаларны рус һәм инглиз телләрендә тутырырга мөмкин.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елның 14 декабрендә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә Владимир Путинның зур матбугат конференциясе узачак. Массакүлләм мәгълүмат чараларыннан катнашу өчен заявка кабул ителә. Чара үткәрү урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк, дип яза kremlin.ru сайты.

Аккредитация өчен заявкалар 1 декабрьдә 17.00 сәгатькә кадәр Кремль сайтында кабул ителә.

Заявкаларны рус һәм инглиз телләрендә тутырырга мөмкин. Заявка юллау автомат рәвештә аккредитация алуны аңлатмый.

Аккредитация нәтиҗәләре, шулай ук аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләренең узуы һәм эше турындагы мәгълүмат 8 декабрьгә кадәр гариза бирүче күрсәткән почтага киләчәк.

Аккккредитация узган ММЧ вәкилләренең исемлеге алдан басылып чыгачак. Элемтә өчен телефоннар: +7 (495) 606–40–27; +7 (495) 606–50–17; +7 (495) 606–55–27; +7 (495) 606–20–35.

news_right_1
news_right_2
news_bot