Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президенты балигъ булмаганнарга карата кулга алуны тыю турындагы законны имзалады
Закон 2014 елның 11 ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, ә 19 ноябрьдә аны Федерация Советы хуплаган
(Казан, 26 ноября, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Җинаять кодексына балигъ булмаганнарга карата кулга алуны билгеләү һәм үтәтүне чикләүче төзәтмәләрне имзалады. Әлеге документ Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Закон 2014 елның 11 ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, ә 19 ноябрьдә аны Федерация Советы хуплаган.
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, РФ Җинаять кодексының 88 нче маддәсендә кулга алу балигъ булмаганнарга карата билгеләнә торган җәза төренә кертелмәгәнлектән, тиешле нигезләмәләр Җинаять Кодексыннан да, Җинаять-башкарма кодексыннан да төшереп калдырылган.
"Шуңа бәйле рәвештә, РФ Җинаять кодексының 54 нче маддәсе 2 нче өлешенә үзгәреш кертелә, ул суд хөкем чыгарган вакытта 18 яше тулмаган затларга кулга алу рәвешендәге җәзаны кире кага", диелгән белешмә материалларда.
Шул ук вакытта РФ Җинаять-башкарма кодекстан балигъ булмаган хөкем ителүчеләргә карата җәза тәртибен һәм аны үтәү шартларын, матди-көнкүреш һәм медицина хезмәте күрсәтүне регламентлаучы нигезләмә төшереп калдырыла, дип хәбәр итә ТАСС.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз