Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты балалар китабы көнен билгеләү тәкъдимен хуплады
Россия Президенты Владимир Путин рус телен һәм РФ халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында үз киңәшчесе Елена Ямпольскаяның илдә балалар китабы көнен билгеләү һәм аны 26 мартта билгеләп үтү тәкъдимен хуплады.
«Мин балалар китабы көне уңаеннан тәкъдим турында үз фикеремне әйттем. Әлбәттә, ярдәм итәрбез», – дип билгеләде дәүләт башлыгы.
Моңа кадәр Ямпольская хәбәр иткәнчә, быел Бөтенроссия балалар китабы атналыгын ачу тантанасында Россиядә балалар китабы көнен билгеләү идеясе туган. Аны балалар да, ата-аналар да хуплаган.
Әлеге датаны сайлау очраклы түгел. 1943 елда нәкъ менә шушы көнне Бөек Ватан сугышының иң кызган вакытында Союзлар Йортының Колонналы залында беренче тапкыр «Книжкины именины» узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз