news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты авиаһәлакәттә вафат булган Total башлыгын Мактау ордены белән бүләкләде

Указ текстында бүләкләү “Россия-Франция икътисади һәм мәдәни элемтәләре үсешенә зур өлеш керткән өчен” тормышка ашырыла, диелә

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Россия Президенты Владимир Путин “Кристоф де Маржерины Мактау ордены белән бүләкләү турындагы” Указны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Указ текстында “Россия-Франция икътисади һәм мәдәни элемтәләре үсешенә зур өлеш керткән өчен” Франция Республикасы гражданины Кристоф де Маржерины – “Тоталь” концерны директорлары советы президенты һәм рәисен (үлеменнән соң) Мактау ордены белән бүләкләргә”, диелә.

Искәртеп узабыз, 21 нче октябрьгә каршы төндә Мәскәүнең “Внуково” аэропортында Falcon 50EX самолеты, очып китәм дигәндә, кардан чистарту машинасы белән бәрелешә. 4 кеше, шул исәптән Total нефть һәм газ концерны башлыгы Кристоф де Маржери һәлакәт корбаннары була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100