news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия көне уңаеннан котлау юллаган.

Вайно бәйрәмнең илнең бердәмлеге, тарихи дәвамчанлык һәм халыкның рухи көче символы буларак әһәмиятен ассызыклады.

«Бу бәйрәм безне мәңге бетмәс идеаллар һәм кыйммәтләр тирәсендә берләштерә, заман һәм буыннарның өзелмәс бәйләнешен, гражданлык традицияләрен, патриотлыкны, Ватанга тугры хезмәт итүне символлаштыра», - диелә котлауда.

Ахырда ул Татарстан лидерына уңышлар теләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot