news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты 16 ноябрьне Самбо көне итеп раслады

2023 елның 16 ноябрендә Россиядә Самбо көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Документта билгеләп үтелгәнчә, истәлекле дата әлеге спорт төрен популярлаштыру һәм үстерү максатларында билгеләнгән. Указ бүгенге көннән үз көченә керә.

Самбо - 1966 елдан халыкара булган спорт һәм гамәли көрәш төре. 1920-1930 елларда Василий Ощепков, Виктор Спиридонов һәм Анатолий Харлампиев җитәкчелегендә дзюдо, джиу-джитсу көрәшенә нигезләнеп эшләнгән. 1935 елда Мәскәү беренчелеге уза - бу спорт төре буенча беренче рәсми ярыш, 1939 елдан СССР чемпионатлары уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot