news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты 13 татарстанлыны дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте

Россия Президенты 13 татарстанлыны дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче 13 кешегә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирде. Бу хакта указ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдәге зур казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медале белән Ольга Кириллова бүләкләнде.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале Росреестрның ТР буенча идарәсенең Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары муниципальара бүлеге башлыгы Лилия Сәхәбетдиновага бирелде. Бүләк күпьеллык намуслы хезмәт һәм хезмәт казанышлары өчен тапшырылды.

Казан дәүләт аграр университеты ректораты каршындагы киңәшче Җәүдәт Фәйзрахманов белгечләр әзерләүгә керткән өлеше һәм фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен Почет ордены белән бүләкләнде.

«Жилбытсервис-М» генераль директоры Зәкван Мөфәзаловка «РФ торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Татнефть» һәм «Транснефть – Кама буе» структуралары хезмәткәрләре Илһам Бәдретдинов, Илшат Гадиев, Рамзес Зиннуров, Дмитрий Макаров, Рифгать Хәкимов һәм Әнис Шакиров «РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов «РФ атказанган транспорт хезмәткәре» булды.

Мария Ишмякова белән Василә Шакирҗановага «РФ халыкны социаль яклау өлкәсенең атказанган хезмәткәре» исемнәре бирелде.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иҗади проектларга, шул исәптән Татарстан проектларына ярдәм итү өчен грантлар раслады. Алар арасында Казан дәүләт циркы артист-акробаты Альдана Абдуллаеваның «Манеж идей» цирк лабораториясе проекты да бар.

Чаллының 6нчы номерлы музыка мәктәбе директоры Ольга Абулева «Славься, город Автоград!» вокаль-хор ассамблеяләре проекты өчен грант алды.

Шулай ук «Кызыл тау» мәдәният үзәге (Чаллы) бүлек мөдире Лилия Галимовага, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтаховага һәм Әлмәт районының «Креатив индустрияләр мәктәбе» директоры Николай Пиянзинга ярдәм бүлеп бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot