news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты 1 мартка кадәр курорт җыемы турындагы законга төзәтмәләр кертергә кушкан

Россия Президенты курортлар эшчәнлеген җәелдерүдә шәхси инвестицияләрне җәлеп итү чаралары планын эшләргә кушкан.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 2017 елның 1 мартына кадәр курорт җыемын кертү турында законга төзәтмәләр кертүне йөкләде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Курорт җыемын кертү турында Россия Федерациясе законына төзәтмәләр кертергә, аннан җыелган керемне Россиядә шифаханә-курорт комплексларын үстерүгә юнәлдерергә мөмкин», - диелгән дәүләт башлыгының рәсми сайтында басылган йөкләмәдә.

Әлеге вакыт аралыгында Хөкүмәт Туризм буенча федераль агентлыкка туризмның эчке һәм тышкы базарында туризм продуктларын алга җибәрү буенча вәкаләтләр бирергә тиеш.

Моннан тыш, курортлар эшчәнлеген җәелдерүдә шәхси инвестицияләрне җәлеп итү чаралары планын эшләү йөкләнде.

Пәнҗешәмбе көнне «Известия» дә Кырым туризмы һәм курортлары министры Сергей Стрельбиц фикеренчә, россиялеләрнең курорт җыемы 300 сумнан артмаска һәм ул бер генә тапкыр җыелырга тиеш, дип язган иде.

Алдан 2017 елда туристлар курорт җыемын һәр көнне 50–100 сумнан түлиячәкләр, дип фаразлаганнар иде. Җыелган акчалар курортлар инфраструктурасын үстерүгә тотылырга тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100