news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президент сайлауларына 18 миллиард сумга якын акча сарыф итәчәк

Төбәк сайлау комиссияләренә 17,5 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлауларга 17,7 миллиард сум акча бүленәчәк. Шуның 17,5 миллиардка якыны төбәкләргә биреләчәк. Бу хакта РИА Новости Россия Үзәк сайлау комиссиясенең алда торган кампаниягә бюджет акчаларын бүлү турындагы карар проектына сылтама ясап хәбәр итә.

Тагын 123 миллион сум Россиядән читтәге участокларда, шулай ук торак пунктлардан еракта урнашкан хәрби частьләрдә сайлаучыларны теркәү һәм исәпкә алу белән шөгыльләнүче дәүләт органнары өчен каралган.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе вәкаләтләрне үтәгән өчен 109 миллион сум алачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot