news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Премьер-министры ташламалы ипотека программасын раслады

Торак займы дәвам иткән вакытта 6,5 процентлы ставка сакланачак.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 6,5 процентлы еллык ставка белән ташламалы ипотека программасын раслады. Карар Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында чыкты.

Ташламалы ипотека 1 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак, әмма ставкасы кредитның бөтен вакыты дәвамында акланачак.

Программа Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 8 млн, төбәкләрдә 3 млн сумга кадәр торак кредитлары өчен каралган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан халкы ипотеканы ел башыннан 42 процентка ешрак ала башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100