news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Премьер-министры РФ гражданлыгы бирүне гадиләштерү турында хөкүмәт карарын имзалады

Бу Россия икътисадына чит ил инвестицияләрен җәлеп итәргә ярдәм итәргә тиеш, дип саныйлар Хөкүмәттә

  (Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев чит ил эшмәкәрләрен һәм инвесторларына Россия гражданлыгы бирү тәртибен гадиләштерү турында хөкүмәт карарын имзалады, дип белдерә “Интерфакс” Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән.

“Россия икътисадына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү максатыннан, Россия гражданлыгы алу тәртибен гадиләштерү чит ил эшмәкрәләренә һәм инвесторларга кагыла, аерым искәрмәләр бар”, - диелгән хәбәрдә.

Аерым алганда,  ваклап һәм күпләп сату, автотранспорт чараларын һәм мотоцикларны ремонтлау, кунакханә һәм җәмәгать туклану предприятиеләре эше, күчемсез милек белән эш итү, персоналларны эшкә алу һәм сайлау, шулай ук реклама, хокук һәм бухгалтерлык учеты өлкәсендә эшчәнлекләр искәрмә буларак күрсәтелә. “Искәрмәләр бу төр эшчәнлеккә яңа катнашучыларны җәлеп итү ихтыяҗы булмауга нигезләнгән”, - дип ассызыкладылар РФ Хөкүмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100