news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Премьер-министры Мәскәү – Казан трассасы төзелешен хуплады

Автомобиль юлы Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридорына керәчәк.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәү – Казан трассасы төзелешен хуплады. Ул Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридорына керәчәк. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

«Хөкүмәт Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален төзү турында хәлиткеч карарга килде. Мәскәүдән Владимирга кадәрге яңа дүрт полосаны трассаны, шулай ук Казанны әйләнеп үтә торган юлны да 2024 елның ахырына, ә уртадагы участокны 2027 елга кадәр төзеп бетерү күздә тотыла», - диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридорын сафка бастыруга бәйле ике вариантның (Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален төзү яки гамәлдәге М7 «Волга» трассасын реконструкцияләү) берсен сайлап алырга тиеш иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100