Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия политологлар җәмгыяте съездында катнашучыларга Путин телеграмма җибәргән
Владимир Путинның Казанга җибәргән телеграммасын РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов укыды.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Россия Президенты Владимир Путин Россия политологлар җәмгыятенең II съездында катнашучыларга телеграмма җибәргән. Съезд исә бүген Казандагы “Корстон” комплексында пленар утырыш белән башланды.
Дәүләт лидеры Владимир Путинның телеграммасын РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов укыды.
“Соңгы ике елдагы эшчәнлегендә Россия политологлар җәмгыяте үзенең ихтыяҗлы икәнен раслады, ил һәм дөнья профессиональ политологлар бергәлегендә лаеклы рәвештә абруй казанды. Шуны билгеләп үтәм: съездның көн тәртибе гаять актуаль һәм зур кызыксыну уята. Россия гражданнары өчен гражданлык җәмгыяте, сәяси система үсеше рәвешенә һәм үзенчәлекләренә, эволюция перспективаларына, илнең әйдәп баручы сәяси көчләре стратегияләре һәм яңа өстенлекләре формалашуына илебез һәм чит илләр белгечләренең карашы мөһим. Шулай ук хәзерге заман халыкара мөнәсәбәтләрне аңлау, яңа глобаль каршылыклар һәм янаулар барлыкка килүе дә әһәмиятле”, - диелә Россия Президенты телеграммасында.
“Съезддагы чыгышларда һәм дискуссияләрдә иң мөһим мәсьәләләр кузгатылыр һәм, бәлки, инновацион карарлар тәкъдим ителер.
Сезгә уңышлы эшчәнлек, кызыклы дискуссияләр һәм Россия бәрабәренә казанышлар телим”, - диелгән Владимир Путин телеграммасында.
Казандагы съездда Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 26 иленнән (арада БДБ илләре, Бөекбритания, Франция, ФРГ, Италия, Гватемала, Бразилия һ.б.лар бар) 400гә якын делегат катнаша. Съездга чыгарылган төп тема: “Россия сәясәте: үзгәрүчән дөньяда көн тәртибе”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз