news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия поездларында плацкарт вагоннар исемнәрен үзгәртергә телиләр

Поездларның төрле класслары өчен «бюджет» һәм «эконом» төшенчәләрен куллану планлаштырыла.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия поездларында вагоннарны «плацкарт» һәм «купе» исемнәре классификацияләү системасыннан юкка чыгарга мөмкин. Бу турыда Федераль пассажир компаниясе генераль директоры Петр Ивановка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Петр Иванов сүзләренчә, яңа төшенчәләр 2020 ел башыннан кертеләчәк. Аерым алганда, поездлар класслары өчен - «бюджет» һәм «эконом» яңа атамаларын куллану планлаштырыла.

«Сайт интерфейсты әле эшләнештә. Күчеш чорында иске төшенчәләр кулланылачак», - дип сөйләде Федераль пассажир компаниясе генераль директоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot