news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия почтасы Омск татар оешмаларына татар акцентлы уникаль маркалар бүләк иткән

Россия почтасы Омск татар иҗтимагый оешмаларын Сабантуй белән котлады һәм 100 почта маркасы бүләк итте. Почта миниатюраларында XIX гасырның беренче яртысы – XX гасыр башы милли баш киемнәре сурәтләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар арасында — кияүгә чыкмаган кызлар баш киеме — калфак, хатын-кызлар өчен ефәк эчлекле хәтфә баш киеме — катташи, өлкән яшьтәге хатын-кызлар баш киеме — камчат бурек һәм ир-атлар өйдә кия торган баш киеме – түбәтәй. Маркаларда шулай ук милли баш киемнәрен бизәүнең традицион техникасы: алтын тегү, тамбур чигү һәм чәчәк-үсемлек орнаменты күрсәтелә.

Почта миниатюралары сәнгать әсәрләре буларак кына түгел, ә филателия объектлары буларак та кызыклы. Серия почта әйләнешенә 2010 елда чыгарылган, ә аның коллекцион кыйммәте вакыт узу белән арта. Моннан тыш, маркалар Россия халыклары мәдәниятен популярлаштыруга ярдәм итә, бу Россия халыклары бердәмлеге елында аеруча символик, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot