Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия почтасы үз автопаркын яңарта
Казанның Ирек мәйданында "Татарстан почтасы"на беренче 25 Ford Transit автомобилен тапшырылды.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Агымдагы елда "Россия Почтасы" үз автомобиль паркын 15 процентка яңартырга планлаштыра, ягъни 2500дән артык автомобиль сатып алырга җыена. Миллионер шәһәрләргә генә почта таләпләре буенча эшләнгән 675 махсус машина биреләчәк. Шулардан 36 автомобиль Россия Почтасының "Татарстан почтасы" филиалына кайтарыла.
Казанның Ирек мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Почтасы генераль директор урынбасары Николай Подгузов, Ford Sollers уртак предприятиесы президенты Әдилә Ширинова катнашында тантаналы рәвештә беренче 25 Ford Transit автомобилен тапшыру булды.

"Мин сезгә Татарстанда почта таләпләренә туры китерелеп җитештерелгән заманча машиналарны сайлавыгызга рәхмәтле. Алга таба да бу юнәлештә хәрәкәт итербез дип ышанам", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Николай Подгузовка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз