news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия почтасы» ярты миллиард сум акча откан клиентны эзли

Джекпотны федераль каналларның берсендә 5 ноябрьдә уйнаталар.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия почтасы» быелның көзендә Воронеж өлкәсендә почта бүлегендә лотерея билеты сатып алган кешене эзли, дип яза «Известия».

Нәтиҗәдә, әлеге гражданин 506 миллион сум акча ота – джекпотны федераль каналларның берсендә 5 ноябрьдә уйнаталар.

«Россия почтасы» призга ия булган кешенең хәбәр салуын сорый.

Быелның августында Түбән Новгород кешесе дә бәхетле лотерея билеты сатып алган – ир-ат 2 363 48 сум акча откан иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot