Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия почтасы төбәк газеталарын һәм журналларын берәмләп сату проектын эшләтеп җибәрде
Проект кысаларында Россия почтасы төбәк басмаларын берәмләп сату һәм почта бүлекләре стендларына урнаштыруны тәэмин итәчәк
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Россия почтасы белән Россия төбәк ММЧ җитәкчеләре берләшмәсе илнең 42 мең почта бүлекчәсендә дә төбәк газета һәм журналларын берәмләп сату буенча уртак проектын эшләтеп җибәрделәр.
Бу хакта “Россия почтасы” ФДУП матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект кысаларында Россия почтасы төбәк басмаларын берәмләп сату һәм почта бүлекләре стендларына урнаштыруны тәэмин итәчәк. Халыкка таратылачак басмалар исемлеген АРС-ПРЕСС төзи.
Хәзер исемлеккә Әстерхан, Воронеж, Липецк, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Ростов, Төмән өлкәләре, Краснодар крае, шулай ук Мордовия, Башкортстан республикалары һәм Россиянең башка төбәкләре ММЧ кергән. Халыкны илдәге һәм төбәктәге вакыйгалар белән таныштыру өчен иҗтимагый-сәяси басмаларга өстенлек биреләчәк. ММЧ исемлеге тулыландырылачак.
Искәртеп узабыз: элек Россия почтасы нәшриятлар үтенече буенча матбугатка язылу көннәрен озайтты, аның кысаларында федераль һәм төбәк басмаларына ташламалар һәм махсус язылу шартлары тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз