Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Россия почтасы" лотерея билетлары җиде россиялене миллионер иткән - ТАСС
Почта операторы бүлекләреннән сатып алынган яңа ел билетларының гомуми отыш суммасы 270 млн сумнан артык булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). "Россия почтасы"ннан лотерея билетлары сатып алган җиде кеше 31 декабрь көнне миллионышар сум акча откан. Бу хакта ТАССка федераль почта операторы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Дәүләт лотереялары статистикасы буенча 2016 елның 31 декабрендә яңа ел тиражын уйнату нәтиҗәләре буенча җиде кеше 1әр млн сум күләмендәге акчага ия булды", - диде агентлык әңгәмәдәше. Ул билетларның "Россия почтасы" бүлекләреннән Мәскәүдә, шулай ук Мәскәү, Ленинград, Иркутск, Самара, Белгород өлкәләреннән һәм Красноярск краенда сатып алганнарын билгеләп үтте.
" "Россия почтасы"ның тугыз клиенты 700 мең сумнан артык булган эре призларга ия булды. Ә Новосибирск федераль почта хезмәте идарәсе клиентларына ике тапкыр уңыш елмайды – әлеге төбәктә ике бәхетле кеше 700 мең сумлык шәһәрдән читтә булган йорт отты", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Почта операторы бүлекләреннән сатып алынган яңа ел билетларының гомуми отышы 270 млн сумнан артык сумманы тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз