news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Россия почтасы" Кыш бабайга 3 миллион хат тапшырган

Бу хатлар өчен Россиянең төрле төбәкләрендә 300дән артык махсус тартма урнаштырылган булган.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елда “Россия почтасы” Кыш бабай резиденциясенә халыктан килгән 3 миллионнан артык хат һәм открытка тапшырган. Бу хатлар өчен почта бүлекләрендә махсус почта тартмалары урнаштырылган булган.

Яңа ел алдыннан Россиянең төрле төбәкләрендә 300дән артык шундый тартма куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot