news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия почтасы федераль һәм төбәк басмаларына язылу көннәрен озайтты

Халык өчен язылуны тагын да уңайлырак итәр өчен, 2014 елның декабреннән Россия почтасы нәшриятлар белән турыдан-туры килешүләр төзи башлый

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россия почтасы төбәк нәшриятлары үтенече буенча газета-журналларга язылу көннәрен озайтты, аның кысаларында халык өчен федераль һәм төбәк басмаларга язылган вакытта ташламалар һәм махсус шартлар тәкъдим ителә, дип хәбәр итә "Россия почтасы" ФДУП матбугат хезмәте.

Төбәк басмаларының абунә кампаниясенә ярдәм 2014 елның 1 сентябрендә башланган һәм төбәк нәшриятлары тарафыннан югары бәяләнгән. Шул ук вакытта Россия почтасы бердәм автоматлаштырылган язылу системасын гамәлгә куйган, ул язылу агентлыкларының каталогларын автомат рәвештә эшкәртү хисабына хезмәтне башкару вакытын шактый киметә.

Халык өчен язылуны тагын да уңайлырак итәр өчен, 2014 елның декабреннән Россия почтасы нәшриятлар белән турыдан-туры килешүләр төзи башлый. 2015 елның 1нче яртыеллыгына язылу кампаниясе 2014 елның 16 декабренә кадәр озайтыла. Бу вакытта ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалид кешеләр өчен традицион ташламалар гамәлдә булачак.      

news_right_1
news_right_2
news_bot