Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Почтасы 2018 елгы дөнья чемпионаты җанатарлары паспортларын тарата башлады
Җанатарлар паспортлары беренче класслы түләүсез заказлы бандероль белән Россия территориясе буенча таратыла.
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Россия Почтасы 2018 елгы дөнья чемпионаты җанатарлары паспортларын (Fan ID) тарата башлады, дип хәбәр итә ТАСС почта операторына сылтама белән.
Җанатарлар паспортлары беренче класслы түләүсез заказлы бандероль белән Россия территориясе буенча тапшырыла. Чит илләргә вак пакетта заказ белән теркәлеп юллана.
Fan ID ны Россия җанатарлары Россиянең 140 шәһәре почта бүлекләрендә алырга мөмкин. Аның өчен җанатар паспортына гариза биргәндә күрсәтелгән шәхесне раслаучы документ белән килергә кирәк.
Җанатар паспортына заявка fan-id.ru сайтында биреп була, шунда ук алу ысулын да күрсәтәсең. Җанатарлар паспортларын почта бүлекләреннән тыш әлеге паспортларны бирү үзәкләреннән дә алып була. Алар биш шәһәрдә: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сочида, Казанда, Калининградта эшли. Тиздән әлеге үзәкләрне Ростов-Донда, Волгоградта, Сарансктаа, Самарада, Түбән Новгородта, Екатеринбургта ачу планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз