news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пермьдәге фаҗига корбаннарын уйлап кайгыра

РФ Президенты Дмитрий Медведев Указы нигезендә дүшәмбе, 2009 елның 7 декабре, илдә матәм көне дип игълан ителде

(Казан, 7 декабрь, “Татар–информ”). РФ Президенты Дмитрий Медведев Указы нигезендә дүшәмбе, 2009 елның 7 декабре, илдә матәм көне дип игълан ителде. Илнең бөтен территориясендә дәүләт флагларын төшерделәр, кайбер урыннарда аларны кара тасма белән әйләндереп алдылар.
Федераль телеканаллар һәм радиостанцияләр күңел ачу тапшыруларын һәм рекламаны эфирдан алды. Гаммәви мәгълүмат чаралары реклама бирүчеләрнең моны аңлап кабул итүенә исәп тота, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Пермьдә матәм инде өченче көн дәвам итә. Шәһәрдә фаҗига корбаннарын җирләячәкләр. Край хакимиятеннән алынган башлангыч мәгълүматларга караганда, бу көнне 17 кеше күмеләчәк. Кичә Пермьдә төнге клубта чыккан янгын вакытында һәлак булучыларның барысының да шәхесе ачыкланды.
Шәһәр хакимиятләре мәетләрне җирләү өчен Төньяк зиратта квартал бүлеп бирде. Шәһәр хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, әгәр кем дә булса якыннарын башка җирдә туганнары янәшәсендә күмәргә теләсә, хакимиятләр аларга ярдәм итәчәк.
Янгын вакытында клубка килүчеләрнең күбесе җитди зыян күрде, аларны самолетлар белән Мәскәү, Санкт–Петербург һәм Чиләбенең иң яхшы махсуслаштырылган клиникаларына китерделәр. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгында ышандыруларынча, зыян күрүчеләр тиешле дарулар, медицина җиһазлары һәм донор каны компонентлары белән тәэмин ителгән.
РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының Пермь крае буенча тикшерү идарәсендә “Хромая лошадь” төнге клубында янгын чыгу факты буенча РФ Җинаять кодексының 219 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗигадә катнашы булуда шикләнелгән дүрт кеше кулга алынган инде. Аларның саны артырга да мөмкин, дип хәбәр итә vesti.ru">«Вести».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100