news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе М.Имамов пенсияләр хакында аңлатма бирә

Шулай ук быел һәм киләсе ел башында булачак шундый үзгәрешләргә Пенсия фондының әзерлек дәрәҗәсе турында да сүз була

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген 13.00 сәгатьтә ТР Министрлар Кабинетында Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов катнашында брифинг уздырылачак.

Очрашу барышында бүгеннән пенсияләрнең база өлеше 31,4 процентка артуы, Татарстанда пенсионерларга яшәү минимумына җиткереп социаль акча түләү, ана (гаилә) капиталы акчасын файдалану мәсәләләре турында сүз барачак.

Искәртеп үтәбез: тагын 1 айдан, 2010 елның 1 гыйнварыннан, 2002 елга кадәр хезмәт стажы булган гражданнар, автомат рәвештә, пенсия капиталына 10 процент өстәмә ала һәм бу пенсиягә чыгу датасына бәйле түгел. Ә инде 1991 елга кадәр хезмәт стажы булганнар, 1991 елга кадәр  һәр тулы хезмәт елы өчен 1әр процент өстәмә акча алачак.

М.Имамов исә быел һәм киләсе ел башында булачак шундый үзгәрешләргә Пенсия фондының әзерлек дәрәҗәсе хакында аңлатма бирәчәк.


 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100