news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фондының Казанның Вахитов районы идарәсендә Хокукый ярдәм көне була

Чараны ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Россия Пенсионерлар берлеге оештыра

  (Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрьдә Россия Пенсия фондының Казанның Вахитов районы идарәсендә, ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Россия Пенсионерлар берлеге оештыруында, Хокукый ярдәм көне уза. Чара Казан шәһәре, Пушкин урамы, 8 а йорт адресы буенча 15.00-18.00 сәгатьләрдә уза.

Гражданнар өчен пенсия, гаилә, хезмәт, торак, мирас хокукы мәсьәләләре һәм милек бәхәсләре буенча профессиональ юрист киңәшләрен алу мөмкинлеге була.

Чарада ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, республика прокуратурасы, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Адвокат палатасы, ТР Нотариаль палата, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча вәкилләре катнаша.
Хокукый ярдәм алырга теләүчеләргә 279-25-99, 279-25-02.телефоннары буенча алдан язылырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100