news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Пенсия фондында пенсияләрне исәпләгәндә хаталар җибәрү сәбәбен атадылар

Хезмәт кенәгәсендә вазифаны дөрес язмау, тиешле мөһернең куелмавы аркасында пенсиянең күләме үзгәрә ала.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Түләүләрнең күләменә хезмәт кенәгәсендә вазифаның дөрес язылмавы яисә мөһер булмавы йогынты ясый. Документлардагы хаталар пенсиянең дөрес исәпләнмәвенә китерә.

Белгечләр барлык документларны тикшерсен һәм кирәк була калса, кешенең элеккеге эш урынына, архивка яисә башка дәүләтнең социаль тәэмин итү органына сораулар җибәрсен өчен, гражданнарга Пенсия фондына алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта ТАСС яза.

«Булачак пенсионерларның документлары белән проблемалар килеп чыкмасын өчен, Россиянең Пенсия фонды шәхси исәпкә алу системасын һәм электрон сервисларны актив рәвештә җәелдерә», — дип белдерәләр Пенсия фондыннан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot