news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды ял чыгымнарын компенсацияләүнең яңа кагыйдәләре турында искәртте

Ерак Төньяк районнарда һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүче пенсионерлар хәзер шәхси транспортта йөргән очракта да ял чыгымнарын компенсацияләүгә исәп тота ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бүлегендә искәрттеләр, дип хәбәр итә «Российская газета».

Яңа кагыйдәләр 24 августтан үз көченә керде. Моңа кадәр шәхсидән тыш теләсә нинди транспортта ялга киткән пенсионерлар гына компенсациягә исәп тота ала иде. Россия Пенсия фондында пенсионерлар бензин, газ яки башка ягулыкка тотылган акчаларны компенсацияләүгә исәп тота ала, дип аңлаттылар.

Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе вазифаларын башкаручы Сергей Чирков сүзләренә караганда, 2021 елда 233 мең пенсионер ялга бару чыгымнары компенсациясен алган. Түләүнең уртача күләме 16 мең сум тәшкил иткән. Ял итү урынына бару өчен тотылган чыгымнарны каплау ташламасы картлык яки инвалидлык буенча пенсия алучы даими яки вакытлыча төньякта яшәүче эшләмәүчеләргә туры килә. Аны ике елга бер тапкыр алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100