news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Пенсия фонды яңа интернет-хезмәтен Татарстанда эшләтеп җибәрде

Республикада яшәүчеләр медицина препаратларын алуга һәм дәвалау урынына бушлай баруга гаризаларын интернет аша юллый алачак.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Россия Пенсия фондының чираттагы яңа интернет-хезмәте сынау рәвешендә беренче булып Татарстанда эшләп китте. Ул республика халкына социаль хезмәтләр җыелмасы белән читтән торып файдалану мөмкинлеге бирә. Ягъни хәзер медицина препаратларына, шифаханә-курортларга юллама алуга, дәвалау урынына бушлай баруга гаризаларны интернет аша биреп була.

news_right_1
news_right_2
news_bot